Зәйдә көрәш осталары бил алышты
13-15 октябрьдә Зәйнең «Яшьлек» боз сараенда Ринат Фәридев истәлегенә көрәш буенча Бөтенроссия ярышлары үтте. Бил алышларда Россиянең 25 төбәгеннән иң көчле 260 көрәшче катнашты һәм Төрекмәнстаннан да спортчылар бар иде.
Киң масштаблы ярышларны ачуда район башлыгы Разиф Кәримов, Россия көрәш федерациясе президенты Җәүдәт Миңнеәхмәтов, республика муниципаль берәмлекләр Советы Ассоциациясе рәисе Әкъзам Гөбәйдуллин, республика спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Ринат Шәеховичның туганнары Разия Галимәрданова, Зөлфия Шәрипова һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.
Көрәш бәйгесе 18 үлчәү категориясендә алып барылды. Зәй көрәшчеләре анда үзләрен югары әзерлекле итеп күрсәтте. 2005-2006 елгылар арасында 60 килограммга кадәр үлчәүдә безнең Җәмил Ибраһимов җиңү яулады. 2007-2008 елгылар арасында исә әлеге үлчәүдә Булат Вәлиевка тиңнәр булмады. 65 килограммга кадәр авырлыкта Арслан Закиров өченче урын алды. 80 килограммга кадәргеләрдә Булат Гадершин өченче булды. Ә менә 130 килограммнан артыграк үлчәүдә күп тапкырлар Сабантуй батыры, төрле дәрәҗә бәйгеләр җиңүчесе Радик Сәлаховка тиңнәр булмады.
60 килограммга кадәр үлчәүдә көрәш барышында Төрекманстан спортчысы Вепа Гурбанов тамашачылар игътибарын җәлеп итте. Моңа кадәр көрәшчеләр әлеге спортчыны үзләре арасында күрмәү сәбәпле, аның көрәш алымы кызыклы булды. Ул икенче урынны алуга иреште.
Ә командаларга килгәндә Зәй спортчылары беренче, чаллылылар икенче, әлмәтлеләр өченче урын яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев