Зәй кызы Россия спорт мастеры исеменә лаек булды
Татарстан Республикасы чаңгы узышлары Федерациясе матбугат үзәге хәбәр итүенчә, райондашыбыз чаңгы спорты остасы Алинә Вәлиуллинага «Россиянең спорт мастеры» исеме бирелгән.
Әлеге исем Алинәгә Россия Федерациясе Спорт министрлыгы боерыгы белән агымдагы елның 31 октябрендә бирелгән. Зәйнең Федор Симашев исемендәге олимпия резервы спорт мәктәбендә шөгыльләнүче спортчыбыз белән чын күңелдән горурланабыз.
Фото Татарстан Республикасы чаңгы узышлары Федерациясеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев