Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акцияләр

Зәйнәп апа Пәнәченең беренче хатын-кыз тракторчысы булган

«Әнием — күз нурым» акциясе кысаларында Югары Пәнәче авылыннан Зөлфирә Һадиуллина үз әнисе турында сөйли. Әлеге хатны безгә актив хәбәрчебез Дамирә Шәрифуллина җибәрде.

Әнием Зәйнәп Гыймазетдин кызы Югары Пәнәче авылында туган. Аның тормыш юлы бик авыр һәм катлаулы булган. Аңа ике яшь вакытында Беренче Бөтендөнья сугышы башлана, бабам Гыймазетдинне сугышка алалар. Әсирлеккә эләккәч, аны бер илдән икенчесенә сатып йөртәләр. Шулай итеп, ул дүрт елдан соң гына туган якларга кайта ала.


Безнең әни үзе гәүдәгә зур булмаса да, бик тәвәккәл кеше иде. Утызынчы елларда Чаллыда оештырылган тракторчылар курсына укырга языла. Курсларны тәмамлап, таныклык алгач, 1934 елның язында трактор белән авылга кайтып төшә. Аны каршыларга бөтен авыл халкы чыга: бу Югары Пәнәче авылына беренче тракторчы хатын-кызның тәгәрмәчле трактор алып кайтуы була.


Утызынчы еллар ахырында ул Бура-Киртә авылы егете Шәмсетдингә кияүгә чыга. Әти хәрби кеше булганга, алар Львов өлкәсе Галиция шәһәренә күчеп китеп, шунда яши башлыйлар. Шунда Вәзилә апам туа. 1941 елда Бөек Ватан сугышы башлангач, әтиебез хәрби кеше буларак, хезмәт иткән җирендә кала, ә әни күкрәк баласы белән, бик күп авырлыклар кичеп, ике ай дигәндә генә туган җиренә аяк баса.


Сугыштан соң әниебез Бура-Киртә авылында колхозда төрле эштә эшли, әти белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Әле шуның өстенә үз туганы булмаса да, әниле-кызлы ике гарипне — укытучы Мәрьям апа һәм Таибә әбине тәрбияли. Ул аларның барлык хуҗалык эшләрен дә башкара, шулай ук ашарларына да пешерә, идәннәрен һәм керләрен дә юа. Әле тагын Югары Пәнәчедә яшәүче, әтинең ерак туганы ятимә сукыр карчык Нурикамал әбине Бура-Киртәгә алып кайтып, 16 ел тәрбияли. Нурикамал әби якын туганы булмаса да, гаиләнең иң түрдәге бүлмәсендә яшәде, табынның да түрендә утырды.
Сугыштан соңгы авыр елларда әни без — балаларны туендырыр өчен, пароход белән Пермь ягына йомырка, май, ә үстергән бәрәңгесен Әстерханга кадәр илтеп саткан. Кич утырып бәйләгән шәлләрен башта Чаллыга, аннан Ижау-га хәтле җәяүләп барып сатып кайта торган була.


Әниебезнең үткән тормыш юлында татыган шатлыгы да, кайгысы да күп булды. Изге гамәлләр башкаргангадыр инде, картайган көнендә әниебез авылның хөрмәтле кешесе, ак әбисе, дүрт баласына күз карасыдай газиз әни иде. Аның үткән тормыш юлы фидакарьлекнең, мәрхәмәтлелекнең олы үрнәге дип уйлыйм.

Зөлфирә һадиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев