Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акцияләр

Зәй егете — Ватан сакчысы

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан «Сезнең тормыш — үзе бер батырлык» дип аталган газетабыз акциясе кысаларында чираттагы язма.

Ватанны саклау — ир-егетләребезнең буыннан-буынга күчкән изге бурычы. Бик борынгы заманнардан ук Ватан сакчысы булу дәрәҗәле, абруйлы һөнәрләрдән саналган.

Югары Пәнәче авылында да бүгенге көндә армия хезмәтен үтәүче егетләребез бар. Ринат — Илдар һәм Айжана Бәхтияровлар гаиләсендә баш бала. Кечкенәдән тәртипле, ярдәмчел булып үсә ул. Кадер мәктәбен тәмамлап, Зәй политехник көллиятендә тракторист-машинист белгечлеген алган. Армиягә киткәнче, эшләп алырга да өлгергән.

Ринат армия сафларына узган көзге чакырылышта алынган. Чиләбе өлкәсендә автобатальонда хезмәт итә.

«Улыбыз белән телефон аша сөйләшеп торабыз. Ул хезмәтеннән канәгать булуын әйтә, һәрвакыт күңеле күтәренке, характеры да җитдиләнгән. Ил-көннәребез тыынч булсын иде дип телим. Барлык әниләрнең дә уллары исән-сау әйләнеп кайтсын», — ди әнисе Айжана.

Абыйсы Ринатны 13 яшьлек сеңлесе Азалия дә түземсезлек белән көтә.

Фото шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев