Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акцияләр

Солдат Инсаф Гыйләҗиев: «Әниемнең өйдә пешкән тәмле ризыклары сагындыра...»

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан «Сезнең тормыш — үзе бер батырлык» дип аталган газетабыз акциясе кысаларында чираттагы язма.

Аксар авылыннан Инсаф Гыйләҗиев та бүгенге көндә Ватан алдында хәрби бурычын үти. Июль аенда армиягә киткән егет Самара өлкәсенең Кряж бистәсендә коры җир гаскәрләрендә хезмәт итә. 

Инсаф уңышлы гына Аксар мәктәбендә белем алды. Аннан соң Зәй политехник көллиятен тәмамлый, кулына эретеп ябыштыручы дипломын алуга ук армия сафларына китә. Авылда хезмәт сөеп, чыныгып үсүе солдатка армиядә нык ярдәм итә. 

"Әниемнең өйдә пешкән тәмле, җылы ризыклары юксындыра шул. Апам белән бергә кич җиткәч көтү каршы алулары, дуслар белән мотоциклда йөрүләр сагындыра,- ди Инсаф. 

-Сагынуларын артык сиздермәсә дә, чын-ир-егет булып армиядә хезмәт итүе белән горурлана улыбыз. Тагын биш ай хезмәт итәсе калды. Исән-имин әйләнеп кайтып, тизрәк безнең арада булуын телибез,- ди әнисе Лилия Гыйләҗиева. 

Физик яктан сәламәт, спортны үз иткән егет биредә дә сынатмый, тиз арада командирлары һәм хезмәттәшләре арасында хөрмәт казана. Аның армиядәге хезмәте бары тик яхшы яктан гына бәяләнә. 

Әти-әнисе Лилия белән Азат Гыйләҗиевлар икесе дә гомере буе туган авылларында хезмәт куялар. Улларының яхшы хезмәт итүе ата-ана өчен дә зур куаныч, әлбәттә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев