Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акцияләр

Рядовой Айдар Зотов

Рядовой Айдар Зотов «Россия гвардиясе» подразделениесендә үрнәк солдатлардан санала.

Аксар егете Айдар 2023 елның октябрендә хәрби хезмәткә чакырыла. Зәйнең 4нче мәктәбен тәмамлаганнан соң, Чаллы төзелеш колледжына укырга керә. Кулына эретеп ябыштыручы дипломын алуга ук эшкә урнаша. Түбән Кама шәһәренең «КамЭнергоРемонт» җәмгыятендә өч ай слесарь булып эшләгәч, армиягә китә.

Казанда хәрби комиссариатта вакытта аны Россия Кораллы Көчләренең Краснодар краеның Адлер хәрби частенә «Россия гвардиясе» кебек җаваплы бүлекчәгә билгелиләр. Әлегә яшь солдат хәрби өйрәнү курслары уза.

Мәктәптә укыган чорда ук спортны үз итә егет: грек-рим көрәше белән ныклап шөгыльләнә. Аксар мәктәбе территориясендәге кортта иптәшләре белән көн дә хоккей уйный. Яшьтән спорт белән шөгыльләнү Айдарга армия хезмәтендә дә зур ярдәм була.
— Айдар белән хәбәрләшеп торабыз, телефоннарын еш бирмиләр үзләренә. «Әни, минем барысы да яхшы, борчылмагыз», дигән сүзләрне ишетү дә — безнең өчен зур сөенеч. Иртүк СМС-хәбәр юллап, улым мине туган көнем белән дә котлады. Сеңлесе Аделина да абыйсын бик сагына, өйгә кайту көннәрен санап бара, — ди әнисе Ландыш.

Ул хезмәтеннән зарланмый, аңа солдат тормышы ошый, һәр егет солдат мәктәбе үтәргә тиеш дип саный Айдар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев