Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акцияләр

Райнур Шәфиев: «Армиядә хезмәт итү — һәр егетнең бурычы»

Ватан сакчылары дигән горур исемне йөртүче райондашларыбыз белән чын күңелдән горурланабыз.

Ир-егетләребезнең бәйрәме уңаеннан газетабызда игълан ителгән «Сезнең тормыш — үзе бер батырлык» акциясе кысаларында солдат егет Райнур Шәфиев турында чираттагы язма.

Әле кайчан гына велосипедка атланып, урамда уйнап йөргән кечкенә малайлар бүген инде, солдат итеге киеп, армия сафларында хезмәт итә. Кай арада үсеп өлгергәннәр соң әле бу егетләр дип аптырап куясың. Аксар авылыннан бүгенге көндә 4 егет хәрби бурычын үти.

Райнур Шәфиев Аксар урта мәктәбен яхшы билгеләргә генә тәмамлый. Чаллы төзелеш колледжында балта остасы һөнәрен үзләштерә. Аны уңышлы тәмамлап, кулына диплом ала. Дипломлы белгеч иң башта армиядә хезмәт итүне үзенең бурычы дип саный. Ныклы карарга килеп, үз теләге белән узган көзге чакырылышта армиягә китә. Бүгенге көндә Свердловск өлкәсенең Елань хәрби частендә автомобиль батальонында хезмәт итә.

«Теләгән вакытта әти-әнигә шалтырату мөмкинлеге бирелсә дә, барыбер туган авыл, гаиләм, якыннарым сагындыра икән. Нинди генә уңайлыклар булмасын, армия — армия инде ул. Дисциплина, режим һәм тәртип саклана биредә», —ди Райнур.

— Армия Райнурны чыныктырды, физик яктан ныгытты, бераз җитдиләнгән дә. Аның тавышыннан канәгать булуы сизелә: яңа дуслар тапкан, тукланудан да зарланмый. Үзе сиздермәскә тырышса да, авылны сагынуын тоябыз, — ди бертуган апасы Гөлия.

«Улыгызны армиягә җибәрү әни кешегә җиңел булмагандыр?» — дигән сорауга әнисе Гөлсинә ханым:
— Райнурның карарына каршы килмәдек. Аның солдат булу теләге көчле иде, ил сагына басуны горур кабул итте. Шул тирәдә класс-таш егетләре, бергә уйнап үскән яшьтәшләренең күбесе армиягә китте, Райнурыбыз да шулар сафында булды. Үзе үк хәрби комиссариатка барып, теләген белдерде. Армиянең чын тормыш мәктәбе икәнен аңларга өлгерде инде, — ди әни кеше.

Райнур — гаиләдә төпчек бала. Бертуганы Рифнур да армиядә булган, Ростов өлкәсенең милли гвардия гаскәрләрендә хезмәт иткән. Абыйсы үрнәгендә ул да армиядә булуны үзенең бурычы дип саный.

Райнур Шәфиевка тагын ярты ел хезмәт итәсе калды. Әлегә Ватан алдындагы изге бурычын үтәүдә аңа уңышлар, уяулык, сәламәтлек, исән-имин туган ягына әйләнеп кайтуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев