Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акцияләр

Ил сакчысы – Кадер егете Булат

Кадер авылында эшкә батыр, көчле егетләр арасыннан Булат Солтановны аерып әйтәсе килә.

Ул Марат һәм Лариса Солтановлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Әти-әниләре  - авылда зур хөрмәткә лаек кешеләр. Бу гаилә бик  тырыш, дуслыклы һәм уллары Булатны да шундый тәртипле, җаваплы, кешелекле итеп тәрбияләп үстерделәр. Кадер  мәктәбенең актив, спортны яратучы укучысы булган Булат мәктәптән соң Чаллы дәүләт педагогия институтының  физкультура һәм спорт факультетына укырга керде. Үз теләге белән узган язгы чакырылышта армия сафларына китте.

Ватан сагында торучы солдатыбыз армиядә дә үзен яхшы яктан гына күрсәтә. "Без Булатның, киткән барлык егетләрнең исән-сау туган йортларына әйләнеп кайтуын, дөньяларның тынычлануын  телибез. Булат, без сине көтәбез!” – ди укытучысы Алсу Әюпова.

Фото шәхси архивтан


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Булат

    2
    X