Бигеш егете – Ватан сакчысы
Акцияләр

Бигеш егете – Ватан сакчысы

Ватанны саклау – ир-егетләребезнең буыннан-буынга күчкән изге бурычы. Бик борынгы заманнардан ук Ватан сакчысы булу дәрәҗәле, абруйлы һөнәрләрдән саналган.

Бигеш авылында да бүгенге көндә армия хезмәтен үтүче егет бар. Ул –  Рамазан Вәлиәхмәтов. Кечкенәдән тәртипле, ярдәмчел булып үсә егет. Әнисе Фәридәнең – зур ярдәмчесе. Узган язгы чакырылышта армия сафларына алына. Рамазан бүгенге көндә Йошкар-Ола шәһәрендә хезмәт итә. 

–Дөньялар тыныч, күк йөзебез аяз булсын дип телим. Улым исән-сау гына йөреп кайтсын, аның кайтыр көннәрен санап барам, – ди әнисе Фәридә.

Үз чиратыбызда, Рамазанга һәм армия сафларында хезмәт итүче егетләргә ил каршындагы изге бурычларын лаеклы үтәп, исән-сау туган якка әйләнеп кайтуларын телисебез килә!

Фото шәхси архивтан
 


Нет комментариев