Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акцияләр

Белеп яшик әни кадерен

Әни.. Өч хәрефтән торган бу назлы сүз Озата бара гомер буена.

Әни..
Өч хәрефтән торган
бу назлы сүз
Озата бара гомер буена.
Ни генә булса да яклау эзләп
Сыенабыз әни куенына.
Әни...
Тәүге тапкыр
ак биләүгә биләп,
Күкрәгенә алып имезгән.
Назлы карап нәни йөзләренә
Бәхет диңгезендә ул йөзгән.
Әни...
Йөрәгендә булган
бар җылысын
Бүлеп биргән улы-кызына.
Баласына булган мәхәббәте
Өзелмидер гомер буена!
Әни...
Өч хәрефтән торган
бу нәфис сүз
Җыйган бөтен
җиһан җылысын!
Ак бәхетләр телик әниләргә,
Гомерләре узсын кайгысыз!
Әни...
Әни диеп
кат-кат дәшик әле,
Онытмыйча белик хәлләрен.
Әни булу — чиксез олы бәхет,
Белеп яшик әни кадерен!
Әни...
Яныбызда син юк инде, әнием,
Сагыну хисем яна йөрәктә!
Сине уйлап
көндә дога кылам,
Урыннарың булсын
җәннәттә!

 

Тәскирә
Абдуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев