Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акцияләр

Әниле булып үсү — зур бәхет

«Әнием-күз нурым» акциясенә чираттагы хат Илназ Әгъзамовдан килде.


Минем әниемнең исеме — Альбина. Ул — дөньядагы иң яхшы, ягымлы, иң матур әни. Әнием «Кояшкай» балалар бакчасында өлкән тәрбияче булып эшли. Аны эшендә бик хөрмәт итәләр. Әнием үзе дә хезмәттәшләрен, балаларны бик ярата. Ул эштән арып кайта. Шуның өчен мин әнигә булышырга тырышам: өй җыештырам, гөлләргә су сибәм. Кибеткә дә барып кайтам, чүпне дә түгәм. Мәктәптә дә яхшы укыйм. Минем яхшы укуым, тәртипле булуым — әнигә зур бүләк, ул үзе шулай ди. Бассейнга йөзәргә, футбол уйнарга йөрим. Буш вакытларда әнием белән кроссвордлар, сканводлар, башваткычлар чишәргә яратабыз. Безгә 5 яшьлек сеңлем Айзилә дә кушыла.
«Ярый әле, әнием, янәшәбездә син бар!» — дип сөенәбез. Ул безне кешеләргә карата шәфкатьле, ягымлы булырга, һәркемгә ярдәм кулын сузарга әзер торырлык итеп үстерергә тырыша. Төпле киңәшләрен бирүче әниемнең : «Бары тик тырыш, эшчән, белемле кеше генә тормышта үз урынын таба, намуслы кеше генә тыныч күңел белән яши ала» — дигән сүзләре минем күңелемә кереп урнашты инде.
Әниемнең тагын бер яраткан шөгеле бар: ул матур гөлләр үстерә. Безгә кунакка килгән кешеләр өебездәге гөлләрне күреп соклана. Әниемнең телефонында, үзендә тәрбияләнеп чыккан бер кызның рәхмәт сүзләрен укыдым: «Рәхмәт сезгә, Альбина Анасовна, безгә тормышны яратырга, матурлыкны күрә белергә өйрәткәнегез өчен», — дип яза ул. Мин әнием белән бик горурланам.


Илназ Әгъзамов,
4нче мәктәпнең 6 сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев