Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акцияләр

Аксар егете хәрби хезмәттә сынатмый

Аксар авылында туып үскән Айназ Миңнегулов та бүгенге көндә хәрби хезмәттә.

Егет авылның тугызъеллык мәктәбен яхшы билгеләргә генә тәмамлап, Казан технология колледжына укырга керә. Анда монтажчы һөнәрен үзләштерә. Уку йортын тәмамлагач, Айназга да солдат итеге кияргә туры килә. Армиягә киткәнче сөйгәне Элиана белән никах укытып, гаилә коралар. Бүгенге көндә ул Свердловск өлкәсенең Елань хәрби частендә мотоукчылар гаскәрендә хезмәт итә.

Миңнегуловлар бердәнбер улларын ватанпәрвәрлек рухында тәрбияли. Айназ ир-егет туган илне, гаиләсен саклаучы һәм яклаучы икәнлеген кечкенәдән аңлап үсә. Хәзер дә хәрби бурычын намус белән үти. Әти-әнисенә ул хезмәт иткән частьның командирыннан килгән рәхмәт сүзләре шуны дәлилли. Армиядә аны хезмәт сөючәнлеге, тыйнаклыгы, тырыш егет булуы өчен хөрмәт итәләр.

— Октябрь аенда Айназыбызны хәрби хезмәткә озаттык. Аллага шөкер, үзеннән дә, командирларыннан да бары тик шатлыклы хәбәрләр генә ирешеп тора. Улыбыз өчен китәр алдынан борчылсак, хәзер инде тынычландык. Телефоннан да даими сөйләшеп торабыз, — ди әнисе Миләүшә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев