Заинск-информ 16+
Рус Тат
Көн темасы

Зәйдә җирле үзидарә хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр

Хезмәт алдынгыларына Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

21 апрельдә Россиядә Җирле үзидарәләр көне билгеләп үтелә. Бүген шул уңайдан Зәй районының муниципалитет, җирле үзидарә хезмәткәрләре өчен бәйрәм оештырылды. 

Җирле үзидарә хезмәткәрләре - халык белән турыдан-туры элемтәдә торучылар. Авыл җирлеге булсынмы яисә шәһәрдәге территориаль иҗтимагый Советлармы, хакимиятме – халык проблемалары белән иң элек аларга мөрәҗәгать итә. Хезмәтләре җиңелләрдән түгел. 

Җирле үзидарә хезмәткәрләрен район башлыгы Разиф Кәримов бәйрәм белән котлап, хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Чара бүләкләү тантанасы белән дәвам итте. Күпьеллык намуслы хезмәтләре һәм җирле үзидарә органнары үсешенә зур өлеш кертүләре өчен район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, Түбән Биш авыл җирлеге башлыгы Алия Гыйльфанова Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. 

Район Советының юридик бүлеге башлыгы Владимир Кудряшовка Татарстан Министрлар Кабинеты Рәхмәте белдерелде.  Бухарай авыл җирлеге башлыгы Елена Груздева,  район башкарма комитетының торакны исәпкә алу һәм бүлү бүлеге башлыгы Светлана Филюшина,  муниципаль заказ бүлеге башлыгы Елена Улитинага - “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясенең Мактау грамотасы,  район башкарма комитетының эшләр идарәчесе Елена Васильева,  район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Марат Хәбибуллинга "Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясе рәисенең Рәхмәт хаты тапшырылды. 

Финанс-бюджет палатасының бюджет бүлеге баш белгече Екатерина Ершова Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Мактау грамотасына лаек булды. Район башкарма комитетының икътисад бүлеге башлыгы Гөлназ Мәрданшина, район башкарма комитетының бухгалтерлык исәбе баш белгече Наталья Портнова,  район башкарма комитетының икътисад бүлеге баш белгече Лилия Рәхимовага Татарстан  икътисад министрының Рәхмәте белдерелде.
Шушында ук “Служение”  Бөтенроссия муниципаль премиясенә дәгъва кылучыларга дипломнар тапшырылды. Алар - Урсай  авыл җирлеге  башлыгы Наилә Гатина, Гүлкин авыл җирлеге башлыгы Светлана Инькова, Югары Шепкә авыл җирлеге башлыгы Лилия Камалиева, Сәвәләй авыл җирлеге башлыгы Сергей Маклаков, Төги авыл җирлеге башлыгы Татьяна Попова, Яңа Спас авыл җирлеге башлыгы Наталья Танчук.

Тантанада «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Зәй җирле бүлеге әгъзаларына партия билетлары һәм Рәхмәт хатлары да тапшырылды.

Бер төркем хезмәт алдынгылары район башлыгы һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Рәхмәт хатларын алды.
Шулай ук көн геройларына музыка мәктәбе укытучылары, “Энергетик” Мәдәният сараеның концерт төркеме музыкаль композицияләр бүләк иттеләр.

Ирина Смирнова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев