Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә бакчачылар фикер алышты

Яз башлану белән бакчачылар бакча мәшәкатьләренә чума. Бакча эшенең, мул уңыш алуның үз нечкәлекләре бар. Бу хакта тәҗрибә бүлешер фикердәшләр очрашса, сөйләшеп сүзләр бетми.

Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәнең татар әдәбияты бүлеге каршында эшләп килүче «Сөмбелә» клубына йөрүчеләр дә бакчачы мәшәкатьләре турында фикер алыштылар.

— Алар былтыр бакча сезонының ничек үтүе, помидор, кыяр, борыч уңышлары һәм быелгы яңа сортлар турында сөйләштеләр. Һәр бакчачының үзе генә белгән, сынаган алымнары була, алар белән дә бик теләп уртаклаштылар. Һәвәскәр бакчачылар яшелчәләрне утырту, тәрбияләү, туендыру технологияләре белән уртаклашты. Күпьеллык һәм берьеллык чәчәкләрне үстерү, тәрбияләү буенча киңәшләр тыңланды, — ди китапханәче Венера Галимова.

Шулай ук чарада катнашучылар табышмаклар чиштеләр, төрле конкурс-уеннарда бик теләп катнаштылар. Китапханә хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән китап күргәзмәсе кунакларда зур кызыксыну уятты.

фотолар үзәк китапханәдән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев