Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Казанда Зәй егетенең картиналар күргәзмәсе ачылачак

Сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикле Андрей Кузьмин шигырьләр, картиналар иҗат итә, шулай ук җырларга бик ярата.

Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы, инвалидлар декадасы, Халыкара рәссамнар көне кысаларында Казанның Яков Емельянов исемендәге керәшен мәдәнияте үзәгендә 8 декабрьдә Зәй егете Андрей Кузьминның "Баграж буйларына басма салдым" дип исемләнгән сәнгать эшләре күргәзмәсе ачыла.

Андрей шигырьләр, картиналар иҗат итә, шулай ук җырларга бик ярата, видеоклиплар ясый. Аның язган һәр шигыре тирән эчтәлекле. Шулай ук аның әти-әнисенә, туганнарына, туган ягына багышлап язган шигырьләре дә бик күп. Ул без күрмәгәнне күрә, без искә алмаганны искә ала, күрер күзгә гади генә күренешләрдән илаһи матурлык таба белә. Андый күңел кеше саен бирелмидер, мөгаен.

Андрейның картиналары да тирән мәгънәгә ия. Аның эшләре ниндидер яктылыгы, җылылыгы белән аерылып тора.

- «Баграж суларына басма салдым» күргәзмәсе авыр язмыш насыйп булган кешенең көч, үҗәтлек һәм илһам тарихы булып тора. Күргәзмәдә Зәй районының, рәссамның туган авылының күркәм табигатенә багышланган 25 эш тәкъдим ителәчәк. Бу пейзажлар, натюрмортлар, хайваннар сурәтләре - болар барысы да Андрей Кузьмин безнең белән уртаклашырга теләгән искиткеч дөньяны тәшкил итә, - дип хәбәр итәләр Яков Емельянов исемендәге керәшен мәдәнияте үзәгеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев