Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Югары Багражда борынгы чиркәүне торгызу эшләре башлана

Тиздән авылыбызда чиркәү чыңы яңгырар, дип сөенә югарыбагражлылар.

Бүген Югары Баграж авылында Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин, Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодий, район башлыгы Разиф Кәримов булып, ташландык хәлгә килгән борынгы чиркәүне төзекләндерү эшен башлауга фатиха бирделәр.

Зәй районы Югары Баграж авылындагы агач Троица чиркәве XIX гасырда төзелгән. Ул бүгенге көндә ташландык хәлдә.
Чиркәү приход кешеләре һәм Алабуга сәүдәгәре, хәйрияче Иван Стахеев акчасына төзелгән. Чиркәү төзелеше 1887 елда башланып, ике елдан ул изгеләндерелгән. Совет власте вакытында чиркәү ябыла. Бина озак еллар авыл клубы буларак файдаланыла. Моннан берничә ел элек чиркәү янында меценатлар һәм авыл халкы ярдәме белән яңа часовня төзелде.

Һәм менә багражлыларның авылның тарихы, яме булган чиркәү үзе торгызылыр дигән өмете барлыкка килде. Эшләр якын көннәрдә башланачак.

-Безнең районыбызда төрле милләт, дин вәкилләре дус-тату яши. Район-шәһәребездә мәчетләр, чиркәүләр салына. Соңгы елларда Мирный һәм Иске Зәй бистәләрендә мәчетләр калыкты, шәһәрдә 35нче бистәдә керәшен чиркәве төзелә, Сәвәләйдә чиркәү төзелеп эшли. Без Югары Баграждагы бу чиркәүне торгызу планы белән күптәннән йөрдек. Мөмкинлек чыгу белән бу гозеребезне Иван Николаевич Гущинга җиткердек. Алар Рәисебез Рөстәм Миңнеханов белән килешеп, чиркәүне төзекләндерүне хупладылар. Мондый игелекле эшләр бергә тату яшәүнең төп нигезе булачак, - диде Разиф Кәримов.

Әлеге иман йорты “Бергәләп саклыйбыз” федераль проекты буенча торгызылачак.

-Бу чиркәүгә 136 ел. Ул безнең көннәргә авария хәлендә килеп җиткән. Бу храм уникаль булуы белән аерылып тора. Чиркәү мәдәни мирас объектларын төзекләндерү программасына кертелде. Моның өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәтлебез. Әлбәттә, бу игелекле эшкә хәйриячеләр дә тартылачак, шулай ук авыл халкы да кушылыр дип өметләнәбез. Беренче чиркәүне төзүдә дә бит приход кешеләре ярдәм иткән. Без дә әби-бабаларыбыз кебек игелекле эштән читә калмыйк, - диде Иван Гущин.

Чиркәү төзелеше ике ел дәвам итәчәк. Быел көзгә кадәр чиркәүне торгызып, түбәсен ябарга ниятлиләр. Аннан икенче этапта эчке эшләрне башкару планы тора. Иске чиркәүнең һәр бүрәнәсе, һәр тактасы агач төзелеш сәнгате законнары буенча тикшерелеп, инвентарьга алыначак.

- Авылда чиркәү булу - ул рухи тормыш бар дигән сүз. Чиркәү төзелеше барыбызның да гомуми эше булып тора. Һәм без бүген игелекле эшкә фатиха биреп, мөһим эшне башлар алдыннан гыйбадәт укыячакбыз. Мин бу эш башында торучы район башлыгы Разиф Кәримовка, Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущинга зур рәхмәтемне белдерәм. Һәм чиркәүне торгызу эшләре якты Пасха бәйрәме көннәрендә башланачак. Чиркәү халыкка туры юл күрсәтеп, үзенә чакырып торсын, - диде владыка Мефодий.

Владыка чиркәү ишегалдында гыйбадәт үткәрде һәм үзара тыгыз хезмәттәшлек өчен Иван Гущинга Архиерея грамотасын тапшырды.

Авыл халкы да бирегә күпләп җыелган иде. Һәркем чиркәү торгызылуга куанычын белдерде.

-Минем бүген шатлыгымнан елыйсым килә. Эшне башлаучыларга мең рәхмәт, еллар тыныч булсын. Балаларыбыз, оныкларыбыз бу чиркәүгә йөрер. 87 яшемдә булсам да, чиркәү янын чистарту буенча өмәдә бик теләп катнаштым, - ди Евдокия Гончарова.

Чиркәүнең элекке күренешен халәте сакланып калачак. Ул шул рәвештә торгызылачак.

- Югары Баграж авылындагы чиркәүне торгызу - җирлегебез өчен зур вакыйга. Авыл халкы моны күптәннән көтте һәм алар бу эшкә алынучыларга бик рәхмәтле. Бүген без изге эшкә алындык, тиздән авылда чиркәү чаңы тавышы яңгырар, - диде авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев.

Аннан соң кунаклар чиркәү эченә үтеп, аның торышын карадылар. Һәм владыка Мефодий гыйбадәт кылып, бер гасырдан артык келәүләр булмаган чиркәүдә иман яңгырады.

Илнар Идиятов фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев