Фронт ныклы тыл белән көчле
Зәй туган як тарихын өйрәнү музее «Йөрәк кушуы буенча» акциясе кысаларында игелекле йөрәкле, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм авыр вакытларда мохтаҗларга ярдәм кулы сузучы якташларыбыз турында сөйләүне дәвам итә.
Бүгенге сәхифәбезнең герое — «Зәй җылысы» хәйрия фонды вәкилләренең берсе Дмитрий Соловьев.
«Зәй җылысы» хәйрия фонды 2023 елның февралендә хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү өчен оештырыла. Фонд бизнес, хакимият һәм гади гражданнарның тырышлыкларын уртак максат — җиңүгә берләштереп, чын теләктәшлек символына әверелде.
Дмитрий Соловьев махсус хәрби операция зонасына 14 мәртәбә гуманитар ярдәм озата барган. Һәр сәфәр — куркыныч булган билгесезлеккә адым ул. Ләкин алгы сызыкта сине якташларың, дусларың көткәндә боларның барысы да арткы планда кала. Ерак һәм куркыныч юлга чыгу, җимерелгән шәһәрләрне, сугыш хәрәкәтләре барган урыннарны күрү җиңел түгел, әмма илебез иминлеге өчен фронтта көрәшүче якташларыбызның ныклыгы һәм батырлыгы аларга көч бирә. Гуманитар ярдәм илтүчеләр хәрбиләргә балалар хатлары һәм рәсемнәре, «Зәй офыклары» һәм «Новый Зай» газеталары аша зәйлеләрнең сәламнәрен җиткерәләр. Һәр сәфәр алдыннан гуманитар ярдәм җыючылар зур эш башкара: бу хәрбиләр заявкалары буенча кирәкле әйберләрне җыю. Ә заявкалар бик күп килә. Бу — бик зур һәм җаваплы хезмәт, шул ук вакытта финанс ягын да кайгыртырга кирәк.
Дмитрий хәрбиләргә ярдәм иткәне өчен 3 медаль һәм бик күп Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.
Алсу Шаһабиева, музейның кече фәнни хезмәткәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев