Милләт горурлыгы: Төркиядә эшләп, татар фәнен үстерүче Югары Пәнәче кызы
Яңалыклар

Милләт горурлыгы: Төркиядә эшләп, татар фәнен үстерүче Югары Пәнәче кызы

Төркиядә яшәүче татар хатын кыз галимәләре арасында Зәй районы Югары Пәнәче авылының горур кызы Алсу Камалиева лаеклы урын тота

Филология фәннәре докторы, профессор Алсу Миннәхмәт кызы Казан дәүләт университетында белем алган елларында бер үк вакытта Чаллының 29нчы татар мәктәбендә укыта, аннан «Зәй ТВ» телеканалында диктор һәм хәбәрче булып эшли. Бу тәҗрибәләр аңа халык телен, сөйләм үзенчәлекләрен һәм җәмгыятьнең рухи халәтен тирәнтен тоярга ярдәм итә.

Академик буларак формалашуында татар әдәбиятының күренекле вәкилләре — язучы һәм остаз Мөхәммәт Мәһдиев, профессор Азат Әхмәдуллин һәм профессор Хатыйп Миңнегуловның роле зур була. Диплом эшен яклау вакытында академик Әбрар Кәримуллин аны аспирантурада калырга чакыра — шул адым киләчәктәге фәнни юлының нигезе була.

фото: шәхси архивтан,  якташыбыз Алсу Камалиева
фото: шәхси архивтан,  якташыбыз Алсу Камалиева

Фәнни юл: Төркиягә алып барган элемтәләр

Шул елларда Алсу ханым Төркия галимнәре белән элемтәгә керә һәм Эгей университетыннан рәсми чакыру ала. Аның фәнни эше шунда башланып китә: Эгей университеты ТӨМЕРендә (Төрек теле өйрәтү үзәге) төрек телен өйрәнеп, укытучы булып эшли. Биредә ул профессорлар Мостафа Өнәр һәм Хәтиҗә Ширин белән таныша. Алар татарча белгәнгә, фәнни һәм көндәлек аралашу җиңел була, бигрәк тә Ширин гаиләсенең җылы мөнәсәбәте чит илдә фән юлында тәүге адымнарны ныклап басарга ярдәм итә.

Аннары ул Гази университеты социаль фәннәр институтының яңа төрек әдәбияты юнәлешендә «Гаяз Исхакый пьесаларында социаль-сәяси темалар» дигән диссертациясен яклый. Шул ук вакытта Әнкара университетының Тел- тарих-география факультетында (DTCF) татар теле һәм әдәбияты укыта, ТРТ – Төркия телерадиокомпаниясендә татар тапшырулары бүлеген оештыруда катнаша һәм анда диктор-журналист булып эшли.

Гаяз Исхакыйны искә алу кичәсендә. Сулдан: Садри Максуди һәм   Шакир Рәмиевнең оныгы Гөнүл Пултар, Илсөяр Рәмиева, «Идел Урал төркиләре» җәмгыяте рәисе Гүлтән Ураллы, Гаяз Исхакый исемендәге «Идел Урал» фонды җитәкчесе Түләй Дуран (алда), Ләйсән Шаһин (артта), Чулпан Зарипова-Четин, Алсу Камалиева, Рамилә Яруллина-Йылдырым
Гаяз Исхакыйны искә алу кичәсендә. Сулдан: Садри Максуди һәм   Шакир Рәмиевнең оныгы Гөнүл Пултар, Илсөяр Рәмиева, «Идел Урал төркиләре» җәмгыяте рәисе Гүлтән Ураллы, Гаяз Исхакый исемендәге «Идел Урал» фонды җитәкчесе Түләй Дуран (алда), Ләйсән Шаһин (артта), Чулпан Зарипова-Четин, Алсу Камалиева, Рамилә Яруллина-Йылдырым

Кафедра төзү, программалар ачу: яңа мөмкинлекләр юлы

Докторантураны тәмамлаганнан соң Алсу Камалиева Улудаг һәм Гази университетларында укытучы тикшеренүче булып фәнни эшчәнлеген дәвам итә. Соңрак Бартын университеты әдәбият факультетына күчә һәм төрки телләр һәм әдәбиятлар бүлеген нигезләде. Кафедра җитәкчесе буларак, ул башта бакалавриат программасын ача, аннары магистратура юнәлешен оештыра. Бүген бу юнәлеш уңышлы эшли, үзенең беренче белгечләрен әзерләп чыгара. Хәзер ул докторлык программасын ачу белән мәшгуль.

Татар әдәбияты өчен кирәкле тикшеренүләр

Аның фәнни тикшеренүләре татар әдәбиятының иң күренекле иҗат әһелләренә багышлана: Гаяз Исхакый, Хәсән Туфан, Муса Җәлил, Мәҗит Гафури, Әмирхан Еники, Мирхәйдәр Фәйзи, Галимҗан Ибраһимов, Илдар Юзеев, Туфан Миңнуллин, Нәбирә Гыйматдинова һ.б. язучылар иҗаты аның тикшеренү объектлары булып тора. Шулай ук аның җитәкчелегендә Ибраһим Гази һәм Фатих Әмирхан иҗаты да җентекләп өйрәнелә.

Профессор Камалиева әзерләгән яшь галимнәрнең хезмәтләре дә фән өчен әһәмиятле: мәсәлән, Алп Әрән Демиркая Әмирхан Еники иҗатын өйрәнү буенча докторлык эше башкара, Михрия Челик исә Мәдинә Маликова иҗатына багышланган фәнни хезмәтне китап итеп бастыра. Шулай ук Еники һәм башка татар язучылары әсәрләрен төрек теленә тәрҗемә итү дә аларның эшчәнлеге составына керә.

Хәзерге вакытта ул Нәби Дәүли, Ринат Мөхәммәдиев, Мәҗит Гафури иҗаты, Бөек Ватан сугышы тематикасы кебек юнәлешләрдә магистрант һәм докторантларга фәнни җитәкчелек итә.

фото Алсу Камалиеваның шәхси архивыннан
фото Алсу Камалиеваның шәхси архивыннан

Милләт өчен эшләү: телне һәм мәдәниятне саклау юлында

Алсу Камалиева Төркиядә татар теле, әдәбияты һәм мәдәниятенең фәнни өйрәнелүенә, танылуына һәм киләчәк үсешенә зур өлеш кертә. Ул — бу юнәлешнең киләчәген формалаштыручы галимнәрнең берсе.

Аның эшчәнлеге татар халкының фәнни потенциалын күрсәтә, хезмәтләре татар фәненең дөньякүләм абруен күтәрә, яшьләргә фән юлында барырга этәргеч бирә. Үз эшчәнлеге белән Алсу Миннәхмәтовна милләтебезнең мәдәниятен һәм телен саклауга зур өлеш кертәләр.

“Зур хезмәтләре, уңышлары, нәтиҗәле эшләре өчен авылдашыбыз Алсу Миннәхмәт кызы Камалиевага зур рәхмәтебезне белдерәбез. Югары Пәнәче кызының Төркия илендә татар рухын баетып, нурландырып яшәве белән горурланабыз”, - ди авылдашы, Югары Пәнәче мәдәният йорты җитәкчесе Илһамия Гарифуллина.

  • Фотолар  Алсу Камалиеваның шәхси архивыннан.

Нет комментариев