Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Багражда зиратны чистарту буенча зур өмә узды

1 майда Сарсаз һәм Урта Баграж зиратын чистарту буенча өмә үткәрелде.

 

Мондый өмәләр традиция буенча ел да уздырыла.  Быелгы өмәгә кеше аеруча күп җыелган иде. Авыл халкы да шактый килгән, читтән кайтучы авылдашлар да күп.  Саваплы эштән авыл яшьләре дә читтә калмады. Күләмле эш башкарылды.  Бер төркем зиратта басып килүче куакларны чистартты, икенчесе киселгән агачларны тракторга төяп озатты. Шулай ук чүп түгү урыны чистартылды, зират өе юылды, капкалар буялды.
 Олег Чернов, Василий Зверев, Александр Бормотин, Олег Моисеев тракторлары белән төялгән агачларны, чүпләрне ташыдылар.  Зират мәйданы чистарып, киңәеп, яктырып калды.
-Өмәдә катнашкан һәр кешегә рәхмәт белдерәм. Бик күп эш башкарылды. Матур традициягә әверелгән шушындый өмәләр киләчәктә дә дәвам итәр, аларда  шулай актив булып катнашыйк, - ди Баграж авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев