Районыбызда көзге чәчү эшләре уңышлы тәмамланды, барлыгы 20 мең гектардан артык мәйданда көзге бодай чәчелде.
Бу эштә аеруча зур хезмәт куючыларның берсе – “Зәй” агрофирмасы механизаторы Рамил Сибгатуллин. Ул чәчү техникасы белән 2200 гектар мәйданда орлыкларны җир куенына кертте.
Рамил Сибгатуллин – районыбызның Түбән Лоҗы авылы егете. Аның авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт стажы инде кырык елга якынлашып килә. Унбиш яшеннән комбайнчы ярдәмчесе булып икмәк үстергән егет, мәктәпне тәмамлагач, Зәйдә механизаторлык белгечлеге буенча һөнәри белем ала. Шуннан бирле ул нинди генә төрдәге техниканы иярләмәде дә нинди генә хезмәт башкармады?! Чәчү эшләрендә дә, иген үстерү, урып-җыю да, шикәр чөгендере басуларында да эшләде ул.
“Егәрең булганда, кулыңнан эш килгәндә, хезмәт итү рәхәт ул. Хәтта көндәлек эштән арып кайтып ял иткәндә дә, башкарган хезмәтеңне күңелдән кичереп, зур канәгатьлек хисе аласың. Кырлар иң якын урын минем өчен”, – ди ул.
Тырыш механизаторның хезмәте югары бәяләнде. Ул “Татарстанның атказанган механизаторы”, “Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” мактаулы исемен йөртә, 2020 елда “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде, күп санлы Мактау грамоталарына ия.
Нет комментариев