Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акцияләр

Хәрби: «Бу дөньяда булганыгыз өчен рәхмәт сезгә»

Иске Зәйдән «Журавль» позывноен йөртүче егет өлешчә мобилизация игълан ителүнең беренче көннәреннән Ватан сагына басты. Бу көннәрдә ул да туган ягына ялга кайтты.

— Ялымны гаиләм, әти-әниләрем, туганнарым белән уздырам. Укучылар белән очрашуларга йөрим, — ди хәрби.

«Журавль» чакырылыш буенча хәрби хезмәтен Сарсаз-Баграж авылы егете Николай белән бергә үтәделәр. Солдат шулпасын бергә эчкән егетләр, мобилизациягә дә беркөнне алынды. Алар кыенлыкларны бергә җиңәләр.

Хезмәтен намус белән үтәүче «Журавль» «Сугышчан батырлыгы өчен» медале белән бүләкләнгән.

— Барыбыз да бер теләк — җиңү белән туган якларга кайту теләге белән янабыз. Кадерле әниләребезне, тормыш иптәшемне, апа-сеңелләрне 8 Март бәйрәме белән котлыйм. Бу дөньяда булганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Кайгы-хәсрәт күрмәгез, күзләрегез бәхеттән балкып торсын, — дип теләкләрен юллый гүзәл затларга хәрби.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев