Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акцияләр

Хәрби: «Батыр уллар үстергән әниләргә рәхмәт»

Кадердән «Мурка» позывноен йөртүче 22 яшьлек егет узган ел ноябрь аенда контракт төзеп, махсус хәрби операциягә киткән.

Хәзер ул, яралану сәбәпле, ялда. Штурм вакытында яраланган егет күзенә операция ясауны көтә, тернәкләндерү курслары уза.

— Хәрби хезмәтне илебез чикләрен саклап үттем. Махсус хәрби операция башлангач, элекке пограничник буларак, читтә кала алмадым. Илгә авырлык килгән вакытта Ватанны саклау һәр ир-егетнең бурычы дип саныйм, — ди ул.

Ялын егет якыннары белән уздыра. Махсус хәрби операциядән ялга кайтучылар белән очрашуга хәрби егет Кадер авыл җирлеге башлыгы Людмила Барсукова белән килгән иде.

— Әлеге егетнең гаиләсе — авылда гына түгел, районда да үрнәк гаиләләрнең берсе. Әти-әнисе тырышлар. Әтисе гаилә фермасы булдырды, әнисе — укытучы. Җирлегебезне бизәп яшәүче гаиләдә балалары да тырыш, батыр булып үсте, — ди Людмила Николаевна.

Кадер хәрбие дә гүзәл затларыбызны бәйрәм белән котлау сүзләрен ирештерде.

— Батыр уллар үстергән әниләргә рәхмәт, сезгә сабырлык, ныклык телим. Сезгә бәхет, иминлек һәм уңышлар юлдаш булсын, барлык көннәрегез дә кояшлы, якты булсын, гаиләләрдә татулык хөкем сөрсен, тормышларыгыз матур булсын, — ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев