Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акцияләр

«Игелекле йөрәгегез өчен рәхмәт сезгә!»

Александр Бистәсе авылы егете өлешчә мобилизация кысаларында ил иминлеген сакларга киткән.

Чакырылыш буенча хәрби хезмәтен Екатеринбург өлкәсенең Елань шәһәрендә, аннан Төньяк Осетиядә үти. «Малой» позывноен йөртүче хәрби бу көннәрдә туган ягына кыска вакытлы ялга кайтты.

— Үзем генә калып, уйланып утырырга, тынычлыкны яратам. Үзебезнең авылдан бергә уйнап үскән дустым белән бергә хезмәт итәбез. Якташлардан гуманитар ярдәм килеп тора. Бигрәк тә балалар хатлары өчен сөенәбез. Аларны кайда урын бар — шунда эләбез, — ди хәрби.

Махсус хәрби операция барышында күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен ул «Жуков» медаленә лаек булган.

— Безнең авылда да махсус хәрби операция зонасына маскировка челтәрләре үрәләр. Минем әнием дә челтәр үрергә йөри. Бу челтәрләрнең хәрби зонада ничек мөһимлеген инде барыгыз да белә. Игелек-ле йөрәкле хатын-кызларыбызны бәйрәм белән котлыйм, сез безгә хәрби тормышта көч бирәсез, күңелсез, караңгы көннәрне яктыртасыз. Исән-имин булыгыз, рәхмәт сезгә барысы да өчен! — ди «Малой».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев