Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акцияләр

«Безне көтүчеләргә сабырлык телим»

Махсус хәрби операциядә катнашучы егет туган авылы хөрмәтенә «Якты Күл» позывноен йөртә.

Якты Күл егете махсус хәрби операция зонасында оборона линиясендә пехотада хезмәт итә. Бу хакта «Татарстан за Донбасс» төркеме хәбәр итә.

«Безнең эш җиңү белән генә тәмамланачак. Туган төбәкләребездә безне көтүче әниләребезгә, гүзәл затларыбызга сабырлык телибез, якынлашып килүче хатын-кызлар бәйрәме котлы булсын. Еллар узар, безнең балаларыбыз туар. Һәм алар үскәч бездән илгә авырлык килгән шундый чорда син кайда идең, дип сорарлар. Ә мин горурлык белән шунда туган илемне лаеклы уллары белән бергә якладым, дип җавап бирермен», — ди хәрби.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев