Артем – диңгезче
Акцияләр

Артем – диңгезче

Артем Рябов – Сәвәләй авылы егете. Ул бүгенге көндә Севастопольдә Кара диңгез хәрби-диңгез флоты диңгез пехотасында хәрби бурычын үти.

Егет туган авылы мәктәбендә белем алганнан соң, Яр Чаллыда Казан федераль университетының инженер-төзүчеләр факультетында һөнәри белгечлек үзләштерә. Узган язгы чакырылышта армия сафларына китә.  

– Армиядә хезмәт итү – һәр егет өчен зур тормыш мәктәбе ул. Әлбәттә, улыбызны сагынабыз. Аның Ватан алдындагы изге бурычын намуслы үтәве белән горурланабыз да. Бүгенге көндә илебезне саклаучы барлык егетләрнең туган якларга исән-имин әйләнеп кайтуларын көтәбез, – ди Артемның әнисе Людмила ханым.

Ватанны саклау, халыкның азат һәм тыныч яшәешен тәэмин итү өчен армиядә хезмәт итү, тәвәкәллек һәм батырлык күрсәтү – һәр ир-егетнең бурычы. Артемның да, солдат мәктәбен горур узып, туган якларга исән-сау кайтуын теләп калабыз.

шәхси архивтан


Нет комментариев