Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акцияләр

«Әниләрнең ышанычы безгә көч бирә»

«Сезнең тормыш — үзе бер батырлык» акциясен 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне белән бәйләп дәвам итәбез.

Зәебезнең бик күп ир-егетләре бүген Ватан алдында биргән антларына тугры калып, хәрби бурычларын үтиләр. 8 Март — иң назлы, иң матур бәйрәм. Ул соңгы елларда аеруча үзенчәлекле. Чөнки кайбер гүзәл затларыбыз аны илебез иминлеген яклап көрәшүче якыннарыннан — газиз улларыннан, тормыш иптәшләреннән башка каршыларга мәҗбүр. Сезгә җиңел түгел. Түзем булыгыз! Якыннарыгызның исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез. Акция кысаларында без Ватан сагында торучы ялга кайткан хәрбиләребез белән очраштык, алар гүзәл затларны, кадерле кешеләрен Халыкара хатын-кызлар көне белән котлый.

Аксар авылыннан «МЭН» позывноен йөртүче егет өлешчә мобилизация кысаларында Ватаныбыз сагына бас-кан. Армия хезмәтен хәрби һава гаскәрләрендә үткән ул.

— Шушы улларыбыз өчен яшибез. Аларның исән-имин әйләнеп кайтуларын көтәбез! Гаиләбездә безнең биш бала. Улларым Ватан алдында хәрби бурычларын үтәде. Беркайчан да качып йөрмәделәр. Кыенлыклардан курыкмыйча, кешеләрне хөрмәт итәргә өйрәнеп үстеләр, — ди әнисе Гүзәл.

Гүзәл ханым үзе дә авылда маскировка челтәрләре үрергә йөри, хәрбиләргә токмач та кисәләр.

Хәрби егеткә бергә хезмәт итүче яраланган иптәшен яу кырыннан алып чыгарга туры килгән. Үз тормышларын куркыныч астына куеп, 7 километр араны узып, дустын хәрби медикларга тапшыра алганнар. Әлеге егет Чаллыдан, аның әнисе улын коткарып калган "МЭН"ның әнисенә шундый батыр ул үстергәне өчен рәхмәт белдергән.

— Якыннарыбызның, әниләребезнең көтүе безгә ышаныч, көч бирә. Исән-сау булыгыз, әниләребез! Без сезне яратабыз! Барлык әниләрне дә, гүзәл затларны бәйрәм белән котлыйм, — ди Аксар хәрбие.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев