Зәй музеенда күренекле рәссамнар күргәзмәсе ачылды
17 июльдә туган як тарихын өйрәнү музеенда күренекле рәссамнар, Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзалары Илья Максимов һәм Виктор Селиверстовның күргәзмәсен ачу тантанасы булды.
Ике иҗади шәхес тә республика, төбәкара сәнгать күргәзмәләрендә һәм симпозиумнарында актив катнаша. Алар ел саен үз эшләрен Алабугада узучы Бөтенроссия Спас ярминкәсендә тәкъдим итәләр. Рәссамнарның картиналары Татарстан һәм Россиянең генә түгел, чит илләрнең дә шәхси коллекцияләрен бизи.

Күргәзмәне ачу тантанасында Зәй рәссамнары Равил Әхәтов, Виктор Хрулев, Сергей Цыганов, Фазыл Шиапов, Андрей Кузьмин, махсус хәрби операция ветераннары Евгений Ильин һәм Руслан Фәйзрахманов, “Ватанны саклаучылар” фондының район социаль координаторлары Наталья Зиннурова һәм Светлана Фиофилова, яшь сәнгать сөючеләр катнашты.

“Вернисаж Зәй музыка мәктәбе педагоглары башкарган искиткеч музыкаль композиция белән ачылды. Алар һәм «Җиләк» керәшен фольклор коллективы солисткасы Роза Кузьмина чыгышы барлык кунаклар өчен бүләк булды. Музей директоры Резеда Гомәрова нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм катнашучыларның күпкырлы талантын танулары өчен Рәхмәт хатлары тапшырды”, - ди музей хезмәткәрләре.
Виктор Селиверстов беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан ерак бабасы һәм Бөек Ватан сугышы аша үткән абыйсы турындагы истәлекләре белән уртаклашты. Күргәзмәдә рәссамның туганнары, дуслары һәм хезмәттәшләренең портретлары тәкъдим ителгән. Автор үзе билгеләп үткәнчә, экспозицияне өстән карап чыгу өчен биш минут та җитә, әмма һәр портрет артында – илһам барлыкка килүдән алып аны холста гәүдәләндерүгә кадәр озак сәгатьләр буена сузылган җентекле эш.
Илья Максимов иҗади юлы, язмышның аны Алабугага алып килүе турында сөйләде, ул анда мәдәният һәм сәнгать көллиятенең дизайн бүлеген җитәкли. Казан сәнгать училищесы һәм Яр Чаллы педагогика институтының сәнгать-график бүлегендә беелм ала. 1987 елда Мәскәүдә узган Бөтенсоюз күргәзмәсендә лауреат исеменә лаек була. Ә 2011 елда аның мәдәнияткә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнә. Аның хезмәтләрендә Алабуга шәһәренең тын урамнарын, табигать куренешләрен, натюрморт күрергә була. Һәм бигрәк тә җылылык белән ул үзенең кече Ватаны, керәшен халкы һәм аларның гореф-гадәтләрен сурәтли.
Фотолар музейдан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев