Зәйдән «Маяк» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Светлана Лугинина һәм «Воздвиженка» территориаль иҗтимагый үзидарәсе активисты Жанна Зверева «Татарстан Республикасының иң яхшы ел территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсында җиңеп, үз территоияләрен үстерүгә грант алдылар.
15 апрельдә Казан Ратушасында 2024 ел йомгаклары буенча «Татарстан Республикасының иң яхшы ел территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы узды.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Татарстан Республикасы Рәисенең Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ибраһимов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин катнашты.
Бүләкләү алдыннан «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең эшен югары бәяләде. Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә республика территориясендә 484 территориаль иҗтимагый үзидарә эшли.
Зәйдән конкурс призерлары арасында С. Н. Лугинина, «Маяк» ТИҮ рәисе һәм «Воздвиженка» ТИҮ Ж. Зверева бар һәм алар үз территорияләрен үстерүгә грант алдылар.
Зәйдән конкурс призерлары арасында «Маяк» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Светлана Лугинина һәм «Воздвиженка» территориаль иҗтимагый үзидарәсе активисты Жанна Зверева бар. Алар үз территорияләрен үстерүгә грант алдылар.
Нет комментариев