Зәйлеләрне йолдызлар яңгырын күзәтергә чакыралар
16 апрельдән 25 енә кадәр Лирида дип исемләнгән метеор агымы узачак.
Аның иң көчле вакыты 22 апрельдән 23 апрельгә каршы төнгә туры килә. Халык телендә бу күренешне «йолдызлар яңгыры» диләр. Йолдызлар агымы шәһәрдән читтә яшәүчеләргә аеруча яхшы күренәчәк. Метеор кисәкчәләрне махсус оптик җайланмаларсыз да күреп була. Гүзәл күренешне төннең икенче яртысыннан башлап таң атканчыга кадәр күзәтергә киңәш итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев