Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә зөбәрҗәт, алтын, сапфир, мәрҗән туйларын билгеләп үтүче парлар хөрмәтләнде

Бүген туган як тарихын өйрәнү музеенда озак еллар иңне-иңгә куеп яшәүче парлар өчен зур бәйрәм чарасы узды.

Тантанага 55 ел бергә гомер кичерүче Маргарита һәм Михаил Ивановлар, алтын туйларын 28 декабрьдә билгеләп үтәчәк Валентина һәм Юрий Колчериннар, 45 ел бергә гомер итүче Наталья һәм Виктор Самарцевлар, Зинаида һәм Василий Мишаровлар, 35 ел кулны-кулга тотынып бер сукмактан атлаучы Роза һәм Фәрит Габдуллиннар чакырылган иде.

ЗАГС бүлеге бүлеге башлыгы Гөлфия Вәлишина бу гаиләләр белән таныштырды.

-Шатлыкларын да, авырлыкларны да бергә кичереп, пар канат булып шушы көнгә кадәр килеп җиткәнсез икән — моңа сокланмый мөмкин түгел. Яшьләргә дә сез үрнәк. Киләчәктә дә исәнлектә, бер-берегезнең, балаларыгызның кадер-хөрмәтен тоеп яшәргә насыйп булсын сезгә, — диде Гөлфия Имамзөфәровна.

Һәр гаилә үзенең тарихы турында кызыклы итеп сөйләде. Ахырдан парлылар, яшьлекләрен искә төшереп, вальс әйләнде.

Тулырак язма газетабызның киләсе санында булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев