Конкурс Янгын сүндерүчеләр көне уңаеннан үткәрелде.
25 апрельдә Зәйнең "Тылсымлы әкият" бакчасында мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре арасында үткән Янгын сүндерүчеләр көненә багышланган "Кайнар йөрәкләр" муниципаль конкурсына нәтиҗә ясалды.
Дистанцион форматта узган чарада 11 балалар бакчасыннан 75 бала һәм 25 педагог катнашты.
Бүләкләү тантанасында район янгын күзәтчелеге бүлеге баш инспекторы, бүлек инспекторы Лилия Писарева, "Бөтенроссия ирекле янгын җәмгыяте"нең Зәй участогы башлыгы Любовь Асташина катнашты.
- Конкурсның төп максаты һәм бурычлар - балаларның иҗади үсеше өчен шартлар тудыру, янгын куркынычсызлыгы нигезләренә өйрәтү системасын камилләштерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча ведомствоара хезмәттәшлекнең нәтиҗәле системасын булдыру. Төрле иҗади эшләрне күзәтү бик кызык булды. Янгын куркынычсызлыгы темасына шигырьләр, җырлар, такмаклар да яңгырады, биюләр дә булды, - ди Зөлфия Ризванова.
Жюри һәр яшь төркемендә җиңүчеләрне билгеләде (урта төркем - 4-5 яшьлек балалар, өлкән төркем - 5-6 яшьлек балалар, әзерлек төркеме - 6-7 яшьлек балалар). Конкурс нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде.
Урта төркемдә “Кояшкай” – I, “Тату гаилә” бакчасы II урынны алды. Өлкән төркемдә “Күкчәчәк” белән “Алтынчәч” – җиңүче, “Уймак кыз”, “Кыңгырау чәчәк” – II, “Шатлык” бакчасы III урында. Әзерлек төркемендә “Урман әкияте” бакчасы беренчелектә. “Якты коңгыз” икенче урынга чыкты.
Нет комментариев