Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә яшьләрнең туристлык слеты узды

Әлеге чара «Яшьләр һәм балалар» илкүләм милли проекты кысаларында узды.

Слетта 5 командада яшьләр үзләрен сынады. Алар – Сәвәләй авылыннан, ГРЭС, “Гвардия” хәрби-патриотик клубы, “Техно” заводыннан ике команда.

Яшьләр "ясалма кичү”, “бүрәнәдән кичү”, кыядан төшү, төеннәрне бәйләү, азимутны билгеләү, тау битендәге траверс кебек ярышларда җитезлектә, булганлыкта көч сынашты. Әлеге сынауларны уңышлы үтәү өчен физик көч, спортта чыныкканлык кебек сыйфатларга ия булу мөһим.

Слетның иң тәмле этабы  «Пешекчеләр» конкурсы иде. Анда командалар үзләренең кулинар сәләтләрен күрсәттеләр, үзенчәлекле һәм тәмле ризыклар әзерләделәр, бу чарага бәйрәм һәм бердәмлек рухы өстәде.

"Слет көч һәм җитезлек сынавы гына түгел, ә кызыклы мизгелләр белән дә күңелле булды. Бигрәк тә бүрәнә аша чыгу урынында елмаеп һәм бер-беребезгә ярдәм белән катлаулы участокларны кичү истә калды”, - ди «Гвардия» эзтабарлар клубында тәрбияләнүче Родион.

Ярыш нәтиҗәләре буенча эшләүче яшьләр арасында «Техно» заводының беренче командасы җиңүче булып танылды. ГРЭС – II, “Техно” заводының икенче командасы III урында. 16 яшькә кадәр яшьләр арасында сәвәләйлеләр иң көчле команда буларак үзләрен күрсәтте, “Гвардия” икенче урынны алды.

Фотолар яшьләр эшләре идарәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев