Зәйдә бер кыз әтисенең картасыннан 126 мең сум акчасын урлаган
Яңалыклар

Зәйдә бер кыз әтисенең картасыннан 126 мең сум акчасын урлаган

Узган атнада район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 87 хәбәр һәм гариза кергән.

Теркәлгән җинаятьләр арасында урлашу, мошенниклык очраклары бар. Бу чорда шәһәр-районда 6 юл-транспорт һәлакәте, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 43 очрагы теркәлгән. Руль артына алкоголь кулланып утырган ике машина йөртүче тоткарланган.

5 мартта район эчке эшләр бүлегенә Зәйдә яшәүче бер ир-аттан 11-13 февральдә банк картасыннан 126 мең сум акчасын урлаулары турында гариза керә. Җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан акчаны зыян күрүченең кызы урлавы ачыклана.

«Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара», — дип хәбәр итә полиция хезмәткәрләре.


Нет комментариев