Зәй музеенда Хрипуновлар гаиләсе тарихына багышланган патриотик сәгать үтте
Яңалыклар

Зәй музеенда Хрипуновлар гаиләсе тарихына багышланган патриотик сәгать үтте

18 мартта Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда «Пушкин картасы» программасы кысаларында «Якташларыбыз – Ватан сакчылары» дигән патриотик сәгать узды.

 Чара Хрипуновлар гаиләсенең хәрби династиясе тарихына багышланды, алар - батырлык һәм Ватанга тугрылыкның тугры үрнәге.

1нче мәктәпнең X-XI сыйныф укучылары белән очрашуга сугышчы-интернационалист Сергей Хрипунов, аның тормыш иптәше Валентина һәм сыйныфташы Григорий Романов катнашты.

Хрипуновлар гаиләсеннән төрле елларда Ватанны саклауга баскан дүрт буын геройлар:

Филипп Яковлевич Хрипунов 1943 елда Бөек Ватан сугышында һәлак була.

Федор Филиппович Хрипунов (Сергейның әтисе) 2нче Белоруссия фронтында катнашкан, өч тапкыр яраланган.

Сергей Федорович Хрипунов 1981-1983 елларда хәрби бурычын Әфганстанда 103нче һава-десант дивизиясе составында үтәгән.

Максим Хрипунов  (Сергейның улы) 2024 елда махсус хәрби операциядә хәрби бурычны үтәгәндә һәлак булган. Батырлыгы һәм кыюлыгы өчен ул,  үлгәннән соң, Батырлык ордены белән бүләкләнә.

“Музейда патриотик сәгать кебек чаралар геройлар турында истәлекне сакларга һәм яшьләргә тапшырырга ярдәм итә. Сергей Викторович «Вакыт капсуласы» акциясе кысаларында Хрипуновлар нәселенең шундый көчле рухлы вәкилләреннән киләчәк буыннарга хат язды”,  - ди музейның өлкән фәнни хезмәткәре Алсу Шаһабиева.

Ватанны саклаучылар елы - үткәннәрне искә төшерү өчен сәбәп кенә түгел, ә киләчәк турында уйлану мөмкинлеге дә. Ата-бабаларыбызның батырлыклары безне үз илебезне яратырга рухландыра.


Нет комментариев