Зәй китапханәсендә начар күрүчеләр өчен махсус басмалар тәкъдим ителә
Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсенә сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен Ш. К. Еникеев исемендәге республиканың махсус китапханәсеннән вакытлыча кулланылышка «сөйләүче» китаплар һәм эре шрифтлы басмалар кайтартылды.
— Бу китаплар начар күрүче укучыларга исәпләнгән. Хәзер безнең уку залында «Аерым форматта уку» күргәзмәсе оештырылды. Анда «сөйләүче» китаплар, шулай ук Н. Леонов, Ю.Туманова, А. Дышев, с. Зверев, Е. һәм А. Грановских һәм башка авторларның зур шрифтлы китаплары тәкъдим ителгән. Бу китаплар махсус форматтагы әдәбият бастыруның гомум кабул ителгән методикаларына һәм ГОСТ таләпләренә тулысынча туры килә. Алар зур шрифт белән махсус тонык ак кәгазьгә басыла, сүзләр һәм юллар арасында төгәл интервал саклана, шуның аркасында укыганда күзләр киеренкелек һәм уңайсызлык кичерми. Әлеге басмалар төрле яшьтәге кешеләргә укырга бик уңайлы, — ди баш китапханәче Зөлфия Гыйльманова.
«Сөйләүче» китаплар күптән инде күрү сәләте чикләнгән кешеләргә мәгълүмат алуның төп чыганагы булып хезмәт итә, шәхес үсешенә ярдәм итә, белем алуда алыштыргысыз терәккә әверелә, шулай ук аларның буш вакытларын бизи. Сукыр кеше баштан ук мәгълүматны ишетеп кабул итәргә күнегә. Шуңа күрә, дикторлар укыган китап һәм журналларның язмалары сукыр кешеләр арасында бик тиз популярлык яулады.
Үзәк китапханә мәгълүматы буенча, берничә ел безнең китапханә сукырлар җәмгыятенең «Наша жизнь» айлык журналын яздырта. Журналның беренче саны 1924 елда дөнья күргән һәм 1969 елга кадәр «Сукырлар тормышы» дип аталган. Журнал битләрендә Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең иҗтимагый оешмалары тормышы, күрү сәләте начар булган кешеләрнең тормыш эшчәнлегенең төрле аспектлары: мәгариф һәм мәдәният, гаилә темасы яктыртыла. Журнал сукыр шагыйрьләр һәм язучылар иҗаты белән таныштыра, юбилей даталарына материаллар бирә, сукырларның катлаулы язмышлары турында материаллар бастыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев