Тиздән мәктәп укучыларының җәйге озын каникуллары башланачак. Каникуллар вакытында бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан район янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторлары янгын куркынычсызлыгы темасына әңгәмәләр үткәрә, көнкүрештә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерә.
Бу көннәрдә район янгын күзәтчелеге бүлеге һәм Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыятенең Зәй бүлеге башлыгы Любовь Асташина укучылар белән очрашулар үктәрә.
— Җәйге каникуллар вакытында аеруча балалар куркынычсызлыгына аеруча зур игътибар бирергә кирәк. Җәен балаларның буш вакытлары күп була. Күп вакыт балалар тирә-юньгә нинди зыян килгәнен дә уйламыйча, шырпы, зажигалкалар белән уйнарга мөмкиннәр. Балаларның бу шаяруы бик зур бәла-казалар китереп чыгарырга мөмкин. Бу хәлләрне булдырмас өчен даими рәвештә балалар белән сөйләшүләр алып барырга кирәк. Аларга гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искәртеп торырга кирәк. Үзегезгә куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә һәм балаларга үрнәк күрсәтергә өндибез, — дип мөрәҗәгать итә өлкәннәргә инспекторлар.
Профилактик әңгәмәләр барышында балаларга шырпы һәм зажигалкаларның уенчык булмавын, электр приборларын караусыз калдырырга ярамавын, ата-ана рөхсәтеннән башка алардан файдаланмаска кирәклеген, учак ягарга ярамавын искәртәләр. Шулай ук укучыларга янгын һәм башка куркыныч хәлләр килеп чыккан очракта ничек дөрес эш итәргә кирәклеген аңлаталар, ашыгыч хезмәт телефоннарын искә төшерәләр.
фото район янгын күзәтчелеге бүлегеннән.
Нет комментариев