Зәй балалары космос белән кызыксына
Яңалыклар

Зәй балалары космос белән кызыксына

“Яшьләр һәм балалар” илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Зәй районы Сәвәләй мәктәбендә “Үсеш ноктасы” цифрлы һәм гуманитар профильле мәгариф үзәге үз эшен дәвам итә.

Бу көннәрдә биредә Космонавтика көненә багышланган “Косморобот” практикумы узды. 

“Һәр бала Космос турында хыяллана. Йолдызлар, планеталар, серле галактикалар — болар барысы да соклану һәм күбрәк белергә теләк уята. Әмма бу хыяллар чынбарлыкка әйләнсен өчен ничек эшләргә? Җавап гади: бүген үк мәктәп эскәмиясеннән башларга кирәк. Башлангыч мәктәптә үк балалар астрономия нигезләре белән танышалар, Кояш системасы планеталары һәм кешенең космоска беренче очышлары турында беләләр. Урта мәктәптә бу кызыксыну физика, химия һәм математика дәресләре аша дәвам итә. Әмма өстәмә шөгыльләрдә аерым тема ныграк үзләштерелә. Шуны күздә тотып, Сәвәләй  мәктәбендә “Робототехника  түгәрәге оештырганнар. Анда  балалар космик аппарат модельләрен җыярга, алар белән идарә итү өчен программалар эшләргә, хәтта конкурсларда һәм күргәзмәләрдә катнашырга мөмкинлек ала. Космонавтика көнендә яшь конструкторлар аэродинамика белеме нигезләре белән таныштылар, космонавтика тарихы турында белделәр. Бу балалар өчен космос турында күбрәк белү һәм инженерлык буенча үз күнекмәләрен үстерү өчен менә дигән мөмкинлек”, - ди педагог Анастасия Чумакова.

"Бу искиткеч тәҗрибә! Без Материалларны үзебез сайлап алдык, үлчәмнәрне исәпләдек һәм модельләребезне җыйдык», — дип үз тәэсирләре белән уртаклашты практикумда катнашкан Антон Деев.

Космос ул ерак галактикалар һәм өйрәнелмәгән планеталар гына түгел, бу әле җирдә фән һәм техниканы үстерү өчен зур потенциал да. Иң мөһиме - балаларның кызыксынуын саклап калу һәм аларга үсәргә ярдәм итү.


Нет комментариев