Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Тормыш көчле булырга өйрәткән

Язмыш безне төрлечә сыный. Рухи яктан көчле кешеләр катлаулы сынауларны сынмыйча-сыгылмыйча җиңеп чыга. Күптән түгел генә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Зоя Николаевна Михайлова да — шундыйлардан.

Туңылҗа авылы кызы ул. Балачагы бик авыр үтә аның. Искә аласы да килми ул чорларны, ди Зоя әби. Әтисе сугышка киткәндә, әниләренә дүрт бала кала: Федор, Таисия, Зоя, дүртенчеләре — Анна 1941 елда июль аенда гына туган. Әниләре шушы баланы биләүгә төреп, әтиләренә күрсәтү нияте белән Казанга җәяү чыгып киткән. Берничә хатын җыелышып барган алар. Авылдашлары бала юлны күтәрә алмас дип уйлап калган. Барып җиткәннәр, әтиләрен генә күрә алмыйча кайтканнар, чөнки инде фронтка киткән була.

— Сугыш вакытында тылда булган бер эштән дә калмадык. Кыш көне урман киссәк, яз җитә башласа, Чаллыдан орлык ташый идек. Тамак ач, кычыткан, алабута ашы ашыйбыз. 1943 елда әти сугыштан кайтты. Яраланган, контузия алган. Гомер буе аксаклап йөрде. Сугыш турында сөйләмәде. Сугышка кадәр әти колхоз рәисе иде, аннан ындыр табагына хисапчы итеп куйдылар. 1944 елның май аенда энебез Александр туды. Биш бала булдык. Әниебез сәламәтлеккә туймады. Берсеннән-берсе кечкенә балаларын калдырып, мәңгелеккә күчте. Ачлык-ялангачлыкта, ятимлектә үстек, күпне күрдек. Туйганчы ипи ашау тиз генә килмәде әле безгә. Әти 1969 елда каты авырудан дөнья куйды. Ил-көннәр тыныч булсын, ачлыклар кабатланмасын иде, — дип тели Зоя әби.

Үзе дә бала гына булса да, эне-сеңлесен үстерергә тырыша ул. Шуңа күрә җиде класс та белем ала алмый. Туңылҗа фермасында сыер сава башлый. Николай Михайловка кияүгә чыгып, Кадер авылына Марина йортына килен булып төшә, шунда яши башлый. Килү белән Федот дуңгыз фермасына эшкә урнаша. Соңрак ферма Кадер авылына күчерелә. Гаиләдә өч бала — Римма, Галина, Дмитрий туа. Балаларны үстерешергә әбиләре булыша. Зоя апа 22 ел шушы тармакта эшләгәннән соң, Әхмәт сөтчелек комплексына күчеп, сыер сава башлый. Эшендә зур уңышларга ирешә, берничә тапкыр социалистик ярышта җиңә: «IX бишьеллык ударнигы» билгесе белән бүләкләнә. Тырышып эшләве нәтиҗәсендә, 1975 елда Кадер авыл Советы депутаты булып сайлана. 1984 елда лаеклы ялга чыга. Пенсиягә чыккач кире эшенә чакырып алалар, әле тагын 9 ел эшли, терлекчелектәге эш стажы 44 елга тула.

Зоя әбине олы юбилее белән котларга Кадер авыл җирлеге башлыгы Людмила Барсукова, Кадер һәм Әхмәт авылы мәдәният хезмәткәрләре, автоклуб хезмәткәрләре килде.

— Сезнең буынга тормыш авырлыкларын да, бүгенге матур, мул тормышны да күрергә насыйп булган. Алдагы көннәрегезне дә тынычлыкта, муллыкта үткәрергә язсын, — диде Людмила Барсукова, юбилярга район башлыгы исеменнән котлау сүзләрен җиткереп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев