Наркотикларга каршы бергәләп көрәшү кирәк
Яңалыклар

Наркотикларга каршы бергәләп көрәшү кирәк

Махсус комиссиядә көнүзәк темалар турында фикерләштеләр.

Наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышында агымдагы елның беренче кварталында райондагы хәлнең торышы турында сөйләштеләр, «яман чир»нең яшь буынны агулавына юл куймау чараларын барладылар. 

Киңәшмәне район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин алып барды. 

Башта узган комиссия утырышында каралган мәсьәләләрнең гамәлгә ашырылуы буенча яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Гүзәл Шәрәфиева хисап тотты. Ул яшүсмерләр, яшьләрнең яман гадәтләргә кереп китүгә вакыты калмасын өчен оештырылучы районкүләмендәге чараларга тукталды, аларда күп яшьләрне җәлеп итүгә игътибар бирелүен ассызыклады. 

Петр Сергеевич әлеге эшчәнлекне җәйге чорда тагын да җанланлыру максатында физик культура, спорт идарәсе белән берлектә шәһәр микрорайоннары командалары булдырып, җәйге спорт ярышлары оештырырга киңәш итте. 

– Безнең авыл яшьләре спартакиадаларга җәлеп ителеп актив яшәү рәвеше алып бара, тик менә шәһәрдәгеләрнең һәрберсен дә төрле чараларда катнаштыру сүлпәнрәк, шуңа да чаралардан читтә калучыларны барлап, командалар оештырып, спортка тарту бик мөһим, – диде ул. 

Мәктәпләрдә дә электрон сигаретлар, синтетик психотроп матдәләр куллануга юл куймау максатында җитди эш алып барыла. Аеруча мондый яман гадәтләргә каршы көрәшне яшүсмерләрнең үзләре арасында активлаштыру уңай нәтиҗә бирә. Активистлар начар гадәтләргә тартылучыларны күреп алып, аларны бу гамәлләрдән читләштерү ысулларын куллана. Район мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Татьяна Храмова, бу уңайдан “Мөстәкыйль балалар” хәрәкәтенең уңышлы булуын ассызыклады. 

– “Мөстәкыйль балалар”  республика наркотикларга каршы проектын гамәлгә ашыру кысаларында  безнең районда да төрле  акцияләр үткәрелә, аларда катнашучылар яшьтәшләрен сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакыра. Мәсәлән, “Тәмәкесез Россия”,  «Наркотикларсыз тормыш!», «Кайда үлем белән сату итүләрен хәбәр ит!” акцияләре – шундыйлардан. Наркотикларга каршы мәгълүмати-пропаганда чараларын оештыру өчен мәктәп җитәкчелеге медицина хезмәткәрләрен, авыл  фельдшерларын, эчке эшләр бүлеге, прокуратура, тикшерү комитеты хезмәткәрләрен әңгәмәләргә җәлеп итә. Аларның конкрет мисаллардагы чыгышлары балаларга тәэсир итә, – диде ул.

Битараф булмау мөһим

Наркотизация темасын аерым алып караганда, борчылырлык урын бар. Чөнки наркотиклар аша бизнес ясаучылар, кызганыч, безнең шәһәрне дә урап узмый.

Район эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Эдуард Ефимов белдерүенчә, шәһәрдә кеше күзеннән читтә урыннарда наркотиклар “закладкасы” ясаучылар да, авыл җирлекләре территориясендә ташландык корылмалар тирәсендә кыргый киндер үстереп, алар орлыгыннан наркотиклар ясаучылар да юк түгел. 

– Быел районда наркотикларның законсыз әйләнеше линиясе буенча 3 җинаять ачыкланды, шуларның 2се авыр җинаять категориясенә керә. Мәсәлән, полиция хезмәткәрләре тарафыннан наркотикларга каршы алып барылган чаралар кысасында бер шәһәр кешесеннән 900 граммнан артыграк марихуана алынды. Ә инде аның өендә тентү үткәрү вакытында 1 килограмм 400 грамм марихуана табылды. Хәзерге вакытта әлеге кешегә карата ачылган җинаять эше суд каравына җибәрелде. Тагын бер авыл кешесе торагында тикшерү уздыру вакытында 43,5 грамм наркотик матдә булуы ачыкланды. Әлеге җинаять буенча тикшерү эше бара. Гомумән, бу ел башыннан 2358,1 грамм наркотик матдәләр законсыз әйләнештән алынды, – дип сөйләде Эдуард Николаевич.

Халык арасында наркотизацияне булдырмауда төп эшчәнлекнең берсе булып административ җаваплылыкка тарту тора, дип белдерәләр полиция хезмәткәрләре. Узган ел дәвамында шундый 24 административ хокук бозу очрагы ачыкланган. Биш очракта табиб билгеләвеннән тыш аеруча куркыныч наркотиклар кулланучы билгеле булган. Әлеге эшләр  җәмәгать судьяларында каралып, аларга 15 тәүлеккә кадәр арест салына яки 4-5 мең сум штрафка тарту кулланыла. 

10-19 мартта “Чиста буын-2025” профилактик операциясе оештырылган. Аның кысаларында риск исемлегендә булган гаиләләрдә, аларда тәрбияләнүче балалар белән профилактик әңгәмәләр үткәрелгән. Полиция хезмәткәрләре шикле җыелу урыннарына, авыл җирлекләрендә барлыкка килгән ят төркемнәргә игътибарлы булырга чакыра.

Утырышта шәһәр прокуроры урынбасары Илнур Мөстәкыймов та наркотикларның законсыз әйләнешенә бергәләп каршы көрәшкәндә генә уңай нәтиҗәгә ирешеп була, дип ассызыклады.

“Наркотиклар “закладкалары” урыннарын күргәндә, төрле наркопритоннар булдыручыларны очратканда, кичекмәстән хокук саклау органнарына, полициягә хәбәр бирү сорала. Шулай ук наркотиклар сату белән шөгыльләнүчеләрне интернет челтәрендә ачыклау өчен, волонтерлык эшчәнлеген җәелдерсәк тә начар булмас иде”, – диде прокурор урынбасары.    
  
 

Дәвалау – көн үзәгендә

Үзәк дәваханәнең табиб-наркологы Илфат Салихов биргән мәгълүматларга караганда, наркотиклар кулланучылар  саны кими бара, шулай да тынычланырга ярамый. 

– Безнең наркология махсус исемлегендә  547 кеше исәптә тора, шуларның 321е –  хроник алкоголизм, 56сы –  наркомания диагнозы куелучы, калганнар профилактик исәптә булганнар. Наркодиспансер күзәтүе астында булучылар кимесә дә, алкоголизм белән авыручылар әле шактый. Алкоголизм авырулыларның 44е –  үз-үзләрен аеруча куркыныч чиккә җиткерүче. 2023 елда суррогат  алкоголь белән агулануның 3 очрагы теркәлде, шуларның 1се үлем белән тәмамланды. Ә 2024 елда суррогат  алкоголь белән агуланып үлүче шулай ук бер кеше булды. Узган ел бер кеше наркотик матдәләр кулланудан үлде. Ул  чит шәһәрнеке иде, ләкин безнең җирлектә үлде. Район психиатрия бүлегендә  барлыгы 45 койка, шуларның 10сы – көндезге койка, 35е – тәүлек буе дәваланучылар өчен билгеләнгән койка. Психиатрия бүлегендә дәвалану өчен барлык уңай шартлар тудырылган. Шунысы бар, наркология буенча исәптә торучылар арасында хатын-кызлар да юк түгел. Балалар тәрбияләүче бу ханымнарны афәттән алып калу өчен бөтен мөмкинлекне кулланабыз. 2023 елда «Аеклык ноктасы» программасы буенча районда яшәүче бер гаиләдән 2 кеше дәваланды, алар бүген эшли, балалар тәрбияли, аек тормыш рәвеше алып бара. 2024 елда, кызганыч, әлеге программа буенча дәвалану узучы 4 кешенең  1се  генә тернәкләндерү программасын тулысынча үтә алды”, – ди табиб-нарколог. 

Күрәсез, наркоманияне профилактикалау һәм аңа каршы көрәш  зур игътибар таләп итә. Үткәрелә торган максатчан чаралар наркомания таралышына каршы тору сис-темасын булдырырга мөмкинлек бирә. Ул наркотикларның законсыз әйләнешен кисәтүгә, шулай ук наркотикларга бәйле кешеләрне дәвалау һәм реабилитацияләү нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән чараларны үз эченә ала.


Наркомания диагнозы белән исәптә торучылар
 


Нет комментариев