Ә сез район газетасына язылдыгызмы?
2025 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга язылу кампаниясе бара.
Югары Шепкәнең игелекле йөрәкле апалары махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә маскировка челтәрләре үреп гомерләрен саклап калырга ярдәм итәләр. Алар шулай ук район-шәһәр яңалыклары белән дә танышып баралар. «Зәй офыклары» н яратып укыйлар. Рәхмәт аларга игелекле гамәлләре өчен!
Газетабыз битләрендә районның барлык мөһим яңалыкларын, якташларыбызның казанышларын, район чараларын яктыртуны, файдалы киңәшләр, райондашларыбыз гомер юлы тарихларын укый алырсыз.
Әбунәне барлык почта бүлекчәләрендә һәм редакциядә рәсмиләштерергә була.
Нет комментариев