Иске Зәй яшьләр үзәгендә клиник психолог тренинг уздырды
Иске Зәй яшьләр үзәгендә район үзәк дәваханәсенең клиник психологы Гелена Цымбал катнашында тренинг узды.
«Сезнең тормыш кыйммәтләрегез нинди?» — тренинг нәкъ менә шушы сораудан башланды. Очрашуда катнашучылар тормыш кыйммәтләренең үз-үзебезне тотышыбызны, дөньяны кабул итүебезне формалаштыручы фундаменталь ышанулар һәм идеяләр булуын белделәр.
«Тормыш кыйммәтләре — безнең юл картасы. Безнең эчке дөньябызда адашуыбыз ихтимал. Һәм әлеге кыйммәтләр бу очракта ахыр чиктә безне юл билгеләре кебек „тупик”тан чыгарачак“, — дип ассызыклады Гелена Викторовна.
Тормыш кыйммәтләре безнең өчен нәрсә мөһим булуын билгеләргә ярдәм итә: болар — гаилә, дуслык, уңыш, сәламәтлек яки үз-үзеңне үстерү өстендә эшләү. Алар бигрәк тә катлаулы ситуацияләрдә безнең гамәлләребезгә һәм карарларыбызга юнәлеш бирүче ориентирлар булып хезмәт итә,
Психолог һәркемгә үзенең төп тормыш кыйммәтләрен билгеләргә мөмкинлек бирә торган интерактив күнегүләр тәкъдим итте. Бу күпләр өчен ачыш булды, чөнки үз өстенлекләреңне аңлау — аңлырак һәм гармониялерәк яшәү өчен ачкыч.
Фотоолар Иске Зәй яшьләр үзәгеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев