Яңа энциклопедик белешмә дөнья күрде
Яңалыклар

Яңа энциклопедик белешмә дөнья күрде

«Татар диаспораларының тарихын һәм этник мәдәниятен өйрәнү» темасына дәүләт йөкләмәсен гамәлгә ашыру кысаларында, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Мансур Хәсәнов исемендәге ТР Фәннәр Академиясе тарафыннан “Үзбәкстан татарлары” исемле иллюстрацияле энциклопедик белешмәлек әзерләнде һәм басылып чыкты.

Белешмәлек Үзбәкстан татар диаспорасының Татарстан һәм дөньяның башка төбәкләре татарлары белән тарихи-мәдәни үзара бәйләнеше контекстында язылган. Анда татарлар һәм үзбәкләрнең күп гасырлык үзара мөнәсәбәтләре тарихы, Татарстан белән Үзбәкстанның мәдәни һәм икътисадый хезмәттәшлеге мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә.

«Үзбәкстан татарлары»  энциклопедик белешмәлегендә барлыгы меңгә якын үзенчәлекле  мәкалә һәм 900 дән артык иллюстрация бар. Китапның 850 мәкаләсе Үзбәкстанның күренекле татарлары (күренекле дәүләт, җәмәгать һәм хәрби эшлеклеләре, галимнәр, язучылар, сәнгать эшлеклеләре, спортчылар), шулай ук Үзбәкстан тарихына һәм мәдәниятенә турыдан-туры катнашы булган, Үзбәкстан белән Татарстан арасында фәнни, мәдәни, икътисади һәм сәяси багланышларны үстерүгә зур өлеш керткән татарлар турында. 150 гә якын мәкалә Үзбәкстан һәм үзбәк халкы, Россия һәм татар халкы тарихының һәм мәдәниятенең әһәмиятле аспектлары, Үзбәкстан белән Татарстанның үзара бәйләнешләре турындагы текстлар.

23 апрельдә Татарстан Халыклар дуслыгы йортында Мансур Хәсәнов исемендәге Татарстан Фәннәр Академиясе «Үзбәкстан татарлары» энциклопедик белешмәлеген тәкъдир итүне оештыра. Чараның максаты - киң җәмәгатьчелекне татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты басмалары белән таныштыру.


Нет комментариев