Чакырылыш комиссиясе узды: Зәй егетләре армиягә китә
Зәйдә район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Регина Камалова рәислегендә хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе утырышы булды
Беренче чакырылыш комиссиясенә чакырылыш яшендәге тугыз егет килде. Хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов һәм комиссия әгъзалары хәрби хезмәткә чакырылучыларның кәефләрен ачыкладылар, теләкләрен тыңладылар. Алар барысы да медицина комиссиясен үткән, физик яктан нык, хәрби хезмәткә китәргә әзер. Кайберләренең яраклылык категориясе А, ягъни тулысынча сәламәт. Күп кенә егетләрнең урта техник белеме, С категорияле машина йөртү таныклыгы бар, араларында югары белемлеләре дә бар. Егетләр барысы да Ватанга хезмәт итәргә әзер.
Хәрби хезмәткә чакырылучыларның барысына да хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов һәм комиссия рәисе урынбасары Регина Камалова Ватанга намус һәм батырлык белән хезмәт итүләрен теләделәр.
Исегезгә төшерәбез, 2025 елда хәрби хезмәткә чакырылу яше 18 яшьтән 30 яшькә кадәр. Россия Президенты Владимир Путин белдергәнчә, чакырылыш буенча хәрби хезмәт узучы РФ гражданнары хәрби хәрәкәтләр зонасына юлланмый.
Зәй районыннан егетләрнең беренче төркеме хәрби хезмәткә республика җыю пунктына беренче тапкыр 2025 елның 21 апрелендә җибәреләчәк. Анда алар обмундирование һәм Россия армиясенең частьлары һәм берләшмәләре буенча бүленеш алачак.
Айгөл Яруллина фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев