Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Балаларга хокуклар һәм бурычлар турында

19 апрельдә Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә «Кеше. Канун. Хокук» клубында чираттагы дәрес узды.

Ул «Бурычлымын һәм хакым бар» дигән темага шәһәрнең 4нче мәктәбе VII А сыйныфы укучылары белән үткәрелде.

«Безнең илнең барлык гражданнары, балаларны да кертеп, хокукларга да, бурычларга да ия. Балалар үз хокуклары һәм, әлбәттә, бурычлары турында беләләр, әмма даими камилләшеп торган законнар турында һәрчак хәбәрдар булу яхшы. Чара барышында балалар „Баланың хокукый статусы“, „Мин синең хокукыңны хөрмәт итәм“, „Хокукларың яки бурычларың“ конкурсларында, уеннарында актив катнаштылар, хокукый викторина сорауларына җавап бирделәр. „Балалар хокуклары“ видеоролигын карадылар. Иң мөһиме балалар үзләре өчен бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр», — ди баш китапханәче Зөлфия Гыйльманова.

фотолар үзәк китапханәдән.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев