Якташыбыз, Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Фоат Зарипов “Тантана” театр премиясе белән бүләкләнде
Татарстан Мәдәният министрлыгының ел саен үткәрелә торган “Тантана” (“Триумф”) театр премиясе профессиональ премия булып тора һәм театр сәнгате өлкәсендә киң җәмәгатьчелек танылуы алган иҗади казанышлар өчен бирелә.