23 июнь 2026 яңалыклары
-
Татарстан балаларны Кырым лагерьларына җибәрүне туктатты
Татарстан Кырым хакимияте тәкъдимнәре нигезендә 1 сентябрьгә кадәр балаларны һәм төркемнәрне Кырым Республикасы территориясендә урнашкан ял һәм сәламәтләндерү оешмаларына җибәрүне туктатты. Бу хакта ТР Яшьләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Зәйдән яшь спортчы көрәш буенча дәрәҗәле турнир җиңүчесе булды
20-21 июньдә Дагыстан Республикасының Хасавюрт шәһәрендә RIADA WRESTLING LIGA спорт көрәше буенча XI рейтинг турниры узды.
-
Ватанны саклаганда һәлак булганнар истәлеген мәңгеләштерү буенча закон кабул ителде
Татарстанда Ватанны саклаганда һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү максатыннан закон кабул ителде.
-
Зәй шәһәр суды баласына алимент түләмәүчегә хөкем карары чыгарды
Суд эскәмиясенә утыручының кызы алдындагы бурыч ярты миллион сумнан артып киткән.
-
Татарстанда «Пушкин картасы» белән 400 мең кеше мәдәни чараларда катнашкан
Татарстан – «Пушкин картасы» программасын гамәлгә ашыру буенча Россиянең иң актив төбәкләренең берсе. 2026 елның беренче кварталы нәтиҗәләре нигезендә, республикада 400 меңгә якын кеше программага кушылган. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгында хәбәр иттеләр.
-
Япониядәге фестивальдә зәйле башкарган татар биюе җиңү яулады
Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, шәһәребездә танылган хореограф Лидия Ивановна Нестягина «ВИВА Мацур» дип исемләнгән Халыкара этник сәнгать фестивалендә катнашты. Һәм “Хореография. Халык биюләре” номинациясендә I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.
-
Махсус операциядәгеләрнең балалары югары уку йортларына аерым квота буенча керә ала
Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары Россия вузларындагы бюджет урыннарына аерым квота буенча керергә хокуклы, ул һәр юнәлеш буенча урыннарның гомуми саныннан кимендә 10 процентны тәшкил итә, дип яза Татар-информ