Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй шәһәр суды баласына алимент түләмәүчегә хөкем карары чыгарды

Суд эскәмиясенә утыручының кызы алдындагы бурыч ярты миллион сумнан артып киткән.

Зәй шәһәр суды ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгән зәйлегә  хөкем карары чыгарды, ул балигъ булмаган кызын караудан читкә тайпылуын дәвам итүдә гаепләнә.

Ир-ат алимент түләве буенча элеккеге суд карарын да игътибарсыз калдырган, керемнәрен яшергән һәм административ җәза билгеләнгәннән соң да алиментын түләмәгән. 2026 елның мартына аның бурычы 523 мең сумнан артып киткән.

Суд ир-атны “Берничә тапкыр алимент түләмәү" маддәсе буенча гаепле дип таныды һәм 240 сәгать мәҗбүри эш рәвешендәге җәза билгеләде.

Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев