Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстан балаларны Кырым лагерьларына җибәрүне туктатты

Татарстан Кырым хакимияте тәкъдимнәре нигезендә 1 сентябрьгә кадәр балаларны һәм төркемнәрне Кырым Республикасы территориясендә урнашкан ял һәм сәламәтләндерү оешмаларына җибәрүне туктатты. Бу хакта ТР Яшьләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бүгенге көндә Татарстан балалары Кырым Республикасының ике лагеренда кала, һәм алар барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин ителгән: кайнар ризык, эчәр су белән», – диде ТР Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров.

Профильле ведомство җитәкчесе ачыклык керткәнчә, җәйне ярымутрауда уздырырга ниятләгән балаларга альтернатива тәкъдим итәчәкләр – Краснодар краеның диңгез ярында ял итү яки акчаларны кире кайтару.

«Республикада оператив штаб эшли, вазгыять даими контрольдә тора. Ата-аналар мәгълүмат алу өчен кайнар линиягә 8 (843) 292-29-19 телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар», - дип өстәде министр.

Элегрәк Кырым башлыгы Сергей Аксенов үз указы белән 2026 елның 1 сентябренә кадәр төбәк территориясендә урыннарны броньлауны, балалар ялы һәм аларны сәламәтләндерү оешмаларында балаларны кабул итүне һәм урнаштыруны туктатты.

Вазгыятьне контрольдә тоту өчен Россия Мәгариф министрлыгында махсус штаб оештырылган. «Артек» Халыкара балалар үзәгендә тәрбияләнүчеләрне даими яшәү урыннарына планлы рәвештә кайтару оештырыла. «Алые паруса» бөтенроссия балалар үзәгенә кабул итү дә туктатылды.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев