20 ноябрь 2025 яңалыклары
-
Татарстан Әфганстанга сәнәгать продукциясе экспортын арттырырга планлаштыра
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әфганстанның Россиядәге Илчесе Гулл Хассан Хассан белән очрашу барышында республиканың Әфганстан юнәлешендә сәнәгать продукциясе экспортын арттыруга кызыксынуын белдерде. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
-
Татарстан ватан самолетларыннан авиация отряды төзергә планлаштыра
Татарстанның авиация өлкәсе вәкилләре эшлекле очрашу үткәрде, анда төбәк авиациясен үстерү перспективалары турында фикер алыштылар. Фикер алышуда Росавиация җитәкчесе Дмитрий Ядров һәм республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.
-
Зәйдә көзге чакырылышта соңгы төркем егетләрне армиягә озаттылар
Быел көзгы чакырылышта районнан 50дән артык егет хәрби хезмәткә алынды.