Татарстан Әфганстанга сәнәгать продукциясе экспортын арттырырга планлаштыра
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әфганстанның Россиядәге Илчесе Гулл Хассан Хассан белән очрашу барышында республиканың Әфганстан юнәлешендә сәнәгать продукциясе экспортын арттыруга кызыксынуын белдерде. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Әңгәмәдә шулай ук Россия Әфганстанның тотрыклы үсеше өчен шартлар тудыру һәм гуманитар мәсьәләләрне хәл итү ягында торуы ассызыкланды.
Сөйләшүләр туры сәүдә бәйләнешләре урнаштыру буенча эшне дәвам итү булды. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Татарстан белән Әфганстан арасындагы эшлекле очрашулар барышында гомуми инвестиция күләме 183 миллион долларга кадәр булган проектларны гамәлгә ашыруны башлау турында меморандумнар имзаланды.
Исегезгә төшерәбез, август башында Татарстаннан Әфганстанга продукцияне турыдан-туры кертү мөмкинлеге турында билгеле булды.
Фото: ТР Рәисе пресс-службасыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев